«Дәү әнием»

Автор: Сафиуллина Альфия Камилевна

Должность: Воспитатель

Учреждение: МБДОУ Сабинский детский сад №1 «Шатлык»

Населенный пункт: п.г.т. Богатые Сабы, Сабинский район, Республика Татарстан

Тема: «Дәү әнием»

Опубликовано: 09.09.2016 22:39

Получить свидетельство      Скачать материал


Тема. Шигырь ятлау: Ә.Бикчәнтәева. «Дәү әнием»
Бурычлар:
1. Шигырьне сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләре бирү.
2. Балаларның хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, диалогик
сөйләмен үстерү.
3. Гаиләңне ярату, дәү әниләргә карата хөрмәт хисләре
тәрбияләү.

Сүзлек: дәү әни, өебезнең нуры.
Җиһазлар: “Яраткан дәү әниләребез” темасына стенд.
Матур әдәбият: Ф.Ю.Юсупов. «Гөлбакча», 109 бит.
Кулланылган әдәбият: “Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшь методик кулланмасы

Эшчәнлек барышы:
• Балалар, менә игътибар белән карагыз әле, әлеге стендта кемнәрне күрәсез? (Дәү әниләрне, әбиләрне)
• Ә сезнең барыгызның да әбиләрегез, дәү әниләрегез бармы соң?
• Бар.
• Ә сез дәү әниләрегезне яратасызмы соң?
• Әйе, яратабыз.
• Ни өчен?
• Чөнки ул безгә тәмле ашлар пешереп ашата, җылы оекбашлар бәйли, тегә, матур гөлләр үстерә, мине теләкләр әйтеп озатып кала, каршы ала.
• Ә менә үзенең яраткан дәү әнисе турында берәрегез сөйләргә теләмиме соң? Я, кайсыгыз?
(2-3 бала сөйли)
• Безнең яраткан дәү әниләребез турында Әминә апагыз Бикчәнтәева бик матур шигырь язган. Ул “Дәү әнием” дип атала.
• Тыңлап карагыз әле, кем турында икән ул?
(Сәнгатьле итеп шигырь укыла)
• Сезгә шигырь ошадымы? (Әйе)
• Шигырьне кем язган? (Шагыйрә Ә.Бикчәнтәева)
• Шигырьдә сүз кем турында бара? (Дәү әни турында)
• Кем ул дәү әни?? (Әнинең әнисе – әби)
• Ә дәү әни нәрсәләр эшли? (аш пешерә, гөлләр үстерә, бәйли-тегә)
• Ул безне нәрсәләргә өйрәтә? (чисталыкка, пөхтәлеккә, тәмле телле булырга)
• Балалар, Ә.Бикчәнтәева дәү әниләр турында шундый матур сүзләр белән әйткән – өебезнең нуры ул дигән. Сез моны ничек аңлыйсыз?
• Чөнки ул иң өлкән, олы кеше. Сез моны беркайчан да онытмагыз, аларны хөрмәтлик.
• Дәү әни сүзен нинди сүзләр белән алыштырып була? (әби, әбием, әбекәй, алтыным, яратканым һ.б.)
• Рәхмәт, балалар, матур җавапларыгыз өчен. Мин сезгә шигырьне тагын бер кат укып чыгам, тыңлагыз.
• Безгә әлеге шигырьне яттан өйрәнергә кирәк. Хәзер минем арттан кабатлыйбыз.
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле
Ул минем дәү әнием.
— Өйрәнгән өлешне яттан сөйләү (2-3 бала яттан сөйли).
(- Дәү әни керә: кулында кабартмалар)
— Исәнмесез, балакайларым. Менә оныгым сезнең турыда сөйләшәчәкбез, шигырь өйрәнәчәкбез дип әйткәч, туктале минәйтәм, кереп чыгыйм әле, хәлләрен белеп дидем. И-и-и, балалар, үземнең дә сезнең кебек яшь чакларым искә төшеп китте бит әле. Ә беләсезме, без бәләкәй чакта бик матур бер уен уйный идек. “Түгәрәкле уен”
дип атала ул. Әйдәгез бераз ял итеп уйнап алабыз.
(Дәү әни белән уен уйнала)
• Дәү әни без син кергәнче бик матур шигырь өйрәндек. Сиңа да сөйләп күрсәтик әле. (1 бала сәнгатьле итеп сөйли)
• (Дәү әни күчтәнәчләрен бирә дә саубуллашып чыгып китә)
• Балалар, чыннан да өебезнең нуры булган дәү әниләребезне яратыйк, аларны хөрмәт итик, булышыйк.

Ссылка на основную публикацию
Adblock detector